Керәшен этнокультурасына багышланган республика семинарында

 

крТатарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы “2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы”н тормышка ашыру максатында 2013 нче елның 16 нчы апрелендә “Укыту һәм тәрбия процессында керәшен этнокультурасы компоненты” дип исемләнгән республика семинары үтте.  Семинар Татарстан Халыклар дуслыгы йортының актлар залында булды.

Семинарда Яңа Усы урта гомуми белем бирү мәктәбеннән мәктәп директоры Галина Романова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сөмбел Григорьева, тарих укытучысы Елизавета Митюшкина, башлангыч сыйныфлар укытучысы Лариса Петрова, физик тәрбия укытучысы Александр Митюшкин катнашты. Укытучылар Мәгариф һәм фән министрлыгы  вәкилләре, Ш.Мәрҗәни исемендәге тарих институты каршындагы керәшеннәр һәм нагайбаклар тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү Үзәге җитәкчеләре, Казан культура һәм сәнгать университеты галимнәре, Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият, сәнгать институтының фәнни хезмәткәрләре чыгышларын тыңладылар. Шулай ук “Бәрмәнчек” дәүләт керәшен фольклор ансамбле чыгышын да карадылар.

Комментарий өстәү