Безнең күңелләрдә син, Тукай!

 

тукай26 нчы апрель көнне “Мизгел” ял үзәгендә Габдулла Тукайның тууына 127 еллыгына багышланган “Безнең күңелләрдә син, Тукай” исемле бәйрәм кичәсе үтте. Бәйрәмдә муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Ришат Хәбипов, җирлегебездә яшәп иҗат итүче язучылар, мәгариф ветераннары, районның барлык мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары, шигырь сөюче балалар катнашты.

Бәйрәм Мөслим лицее әзерләгән “Безнең күңелләрдә син, Тукай” исемле әдәби-музыкаль композиция белән башланып китте. Светлана Иванова җитәкчелегендә эшләп килүче театр түгәрәге укучыларының чыгышы Тукайның барлык әсәрләрен дә үз эченә алган иде. Әлеге күңелле мизгелләр барлык тамашачыларның да күңелендә кызыксыну уятты. Кичәдә шулай ук шагыйрьнең шигырьләре, аның сүзләренә иҗат ителгән җырлар яңгырады. Балаларның яраткан шагыйрьләре Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Лилия Садриева укучыларга бәйрәм  теләкләрен җиткерделәр һәм шигырьләрен укыдылар.

Бәйрәмгә килгән кунаклар Г.Тукай әсәрләрен яктырткан китап һәм кул эшләре күргәзмәсе белән дә таныштылар.

Комментарий өстәү