Метрәйдә — эшлекле семинар

 

VLUU L100, M100  / Samsung L100, M10015 нче май көнне Метрәй төп гомуми белем бирү мәктәбендә  район татар теле һәм әдәбияты укытучыларының “Белем сыйфатын күтәрүдә электрон мультимедиа чараларының һәм Интернет технологияләренең роле” дигән йомгаклау семинары узды. Укытучылар Халидә Галимҗанованың “Татар теле һәм әдәбиятын укытуда мультимедиа чаралары һәм Интернет ресурлары”, Римма Даутованың “Татар теленнән яңа формада дәүләт (йомгаклау) аттестациясенә әзерләнүдә Интенет мөмкинлекләреннән файдалану” дигән темаларга мастер-классларын  карадылар.

Семинарның теоретик өлешендә укытучылар бүгенге көндә 9 нчы сыйныф укучыларын татар теленнән яңа формада дәүләт (йомгаклау) аттестациясенә әзерләгән вакытта, ДЙА бәяләү критерийлары, А, В, С вариантларын үтәү тәртипләре белән ныклап таныштылар. Мөслим гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Зөлфирә Шәңгәрәева, Эльмира Тимергалиева әзерләгән бай мәгълүматлы презентацияләр карадылар.  Шулай ук бүгенге көндә алда торган мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең секция утырышын планлаштыру буенча сөйләшү, киңәшләшү уздырылды.

Комментарий өстәү