Г.Афзал укуларында

 

г афзал укулары23 нче май көнне Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының 2012-2013 нче уку елы планы нигезендә укытучыларның республикакүләм Гамил Афзал укулары уздырылды. Апрель аеннан май аена кадәр дәвам ителгән фәнни-эзләнү укуларына 153 эш кабул ителгән. Бәйгедә җиңүче укытучылар Актаныш районының “Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат” дәүләт автономияле гомумбелем учреждениесендә көч сынаштылар.

Мөслим гимназиясенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльмира Тимергалиеваның “Г.Афзал шигъри теленең күркәм бизәкләре” дигән мәктәптә укучыларның фәнни-эзләнү эшен оештыру буенча мастер-классы республикада I урын алды. Баланны, Вәрәшбаш, С.Мухан төп гомуми белем бирү мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Гөлшат Якупова, Ләйсән Яхина, Галия Латыйпова шулай ук уңышлы чыгыш ясадылар һәм җиүче дипломнарына  лаек булдылар.

Комментарий өстәү