«Табигать — туган йортыбыз» бәйгесендә

 

20 нче майда Яр Чаллы шәһәренең Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернаты «Табигать — туган йортыбыз» бәйгесенең җиңүчеләрен үзенә җыйды. Бәйгегә 20 нче марттан 1 нче майга кадәр укучылардан язмалар кабул ителде. Әтнә, Әгерҗе, Әлмәт, Актаныш, Арча, Алабуга, Апас, Буа, Баулы, Биектау, Минзәлә, Мөслим, Тәтеш, Питрәч, Нурлат, Кукмара, Сарман, Тукай, Казан, Чаллы, Түбән Кама һ.б. район-шәһәрләрдән килгән язмаларның 100 гә якыны «Илһам»да һәм «Көмеш кыңгырау» газетасында басылып чыкты. Әлеге бәйгедә районыбыздан  җиңү яулаган Әмәкәй урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Гүзәл Фәррахова («Мәкалә» номинациясендә 2 нче урын) һәм Үрәзмәт урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Лениза Мөхәммәтовага («Мәкалә» номинациясендә 3 нче урын) төрле дәрәҗәдәге дипломнар һәм истәлеккә «Илһам» газетасыннан бүләкләр тапшырылды. Кызларыбызны, аларны әзерләгән мөгаллимәләребезне ихластан котлыйбыз, яңа уңышлар телибез!

Комментарий өстәү