Без тарихта эзлебез

 

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы планы нигезендә һәм 2004-2013 нче елларга  Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы”н тормышка ашыру максатында, укучыларның “Без тарихта эзлебез” республика фәнни-эзләнү конференциясе 2013 нче елның 30 гыйнварында Яр Чаллы шәһәренең М.Вахитов исемендәге 2 нче гимназия базасында үтте. Әлеге конференциядә барлык турлардан да узып, районның Мөслим лицее, Вәрәшбаш, Метрәй төп мәктәбеннән укучылар катнашты. Вәрәшбаш төп мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Галиева Илвина (укытучысы Ләйсән Яхина) I Дәрәҗә диплом белән, Мөслим лицееның 11 нче сыйныф укучысы Хөрмәтуллина Йолдыз (укытучысы Чулпан Ситдикова)  III Дәрәҗә диплом, Метрәй төп мәктәбеннән Шәмсиев Раил (укытучысы Синара Яббарова)    катнашучы сертификаты белән бүләкләнде. Укучыларны һәм аларны әзерләгән укытучыларны җиңүләре белән котлыйбыз.

Комментарий өстәү