Рус телле балалар өчен татар теле дәресен анализлау

 

ТимергалиеваТимергалиева Э.В., Мөслим гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Дәреснең бөтенлеген саклап, аны анализлый белү укытучыдан тирән белем, күнекмәләр, педагогик культуралылык таләп итә.

Дәрес анализлау берничә төрле булырга мөмкин. Рус телле балаларны татар теленә өйрәтү дәресләрен анализлау башка төр анализлардан эчтәлеге белән аерыла. Аның төп үзенчәлеге — укучының чит телдә сөйләшергә өйрәнүен күзәтү; өйрәтү ысуллары, чараларының методик яктан камиллеген бәяләү, дәреснең психологик, дидактик яктан дөрес оештырылуын күзәтү.

Дәрес анализлауның игътибарыгызга тәкъдим ителгән гомуми схемасы укытучыга дәрес планы төзегәндә, эшенә узанализ ясаганда ярдәм итә һәм, гомумән, дәрес үткәрүгә гомуми таләпләрне күзаллау өчен кирәк.

Дәрескә керер алдыннан, укытучының исем-фамилиясе, класс, дәреснең үткәрелү вакыты, тикшерүнең (дәрес карауның) максаты билгеләнә. Дәрес тәмамлангач, иң беренче чиратта, укытучының үзанализы тыңлана. Бу вакытта тыңлаучы үзе өчен дәреснең максатларын ачыклый, тагын бер тапкыр дәреснең билгеле бер тәртиптәге (структур) төзелешен, файдаланылган алымнарны күздән кичерә.
Укытучының үзанализын тыңлаганнан соң, дәрес анализлана.

Дәрес анализлауның гомуми схемасы.

1. Дәрес максатларының дөрес билгеләнгән булуы, аларның дәрес тибына туры килүе бәяләнә.
Дәрес максатлары: белем-күнекмәләр, тәрбия бирү, сәләтне үстерү.
Дәрес типлары:
— лексик күнекмәләр формалаштыру;
— грамматик күнекмәләр формалаштыру;
— лексик күнекмәләр камилләштерү;
— грамматик күнекмәләр камилләштерү;
— лексик һәм грамматик күнекмәләр камилләштерү;
— диалогик һәм монологик сөйләм дәресләре (контроль дәресләр).

2. Укытучының куелган дәрес максатларына ирешү эзлеклелеге анализлана. Моның өчен структур анализ ясау кулай. Мәгълүм булганча, дәрес билгеле бер тәртиптә башкарыла торган күнегүләр җыелмасыннан тора. Анализ барышында укучы эшләгән һәр күнегүгә түбәндәге юнәлешләрдә бәя бирелә:
— күнегү эчтәлегенең дәрес максатларына ярашлылыгы;
— күнегүнең вакытлы һәм урынлы файдаланылуы;
— күнегү эшләү өчен вакытның дөрес бүлеп бирелүе, гомуми дәрес барышына (динамикасына) ярашлылыгы;
— максатта күрсәтелгән сөйләм материалының бу күнегүләрдә өйрәнелү дәрәҗәсе.

3. Күнегүләрнең сыйфат үзенчәлеген ачыклаганда, аларның бүгенге методика таләпләренә җавап бирү-бирмәве билгеләнә:
Күнегү биреме фикер йөртү эшчәнлеген күзаллап сайланганмы? Ул гади кабатлауга, ятлауга гына корылмаганмы?
Күнегү эчтәлеге аерым бер вакыйга, хәл, күренешне чагылдырамы, әллә ул үзара бәйләнешсез җөмләләрдән гыйбарәтме?
Дәрес максатында күрсәтелгән сөйләм материалын үз эченә алган хәлдә, күнегү укучыга нинди дә булса яңалык хәбәр итәме, аның аңының, фикер йөртү дәрәҗәсенең үсешенә уңай йогынты ясыймы?
Күнегү укучының яшь үзенчәлеген искә алып сайланганмы, аның кызыксыну өлкәсен чагылдырамы, рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерәме?

4. Дәрес максатында күрсәтелгән сөйләм материалының барлык сөйләм эшчәнлеге төрләрендә (ишетеп аңлау, сөйләшү, уку, язуда) файдаланылуы анализлана. Дәрес максатына карап, сөйләм эшчәнлегенең кайсы төре өстенлек алырга тиешлеге ачыклана.

5. Дәрестә вакытның дөрес бүленү-бүленмәве билгеләнә.
Дәресләрнең тибына карап, төрле күнегүләргә төрлечә вакыт бирелә. Әйтик, лексик күнекмәләр формалаштыру дөрес икән, вакытның күп өлеше яңа лексика белән таныштыруга, аларны элек үзләштерелгән лексик-грамматик структуралар белән бәйләнешкә кертүгә, яңа лексиканы диалогик-монологик сөйләмдә куллану күнекмәләрен үстерүгә багышлана. Бу вакытта телне фән буларак өйрәнүдә ярдәм итүче күнегүләр дә, сөйләм эшчәнлегенә өйрәтү төрендәге күнегүләр дә кулланыла. Ә диалогик-монологик сөйләм дәресләрендә, нигездә, сөйләм теленә өйрәтү төрендәге күнегүләр дәрес максатына ярашлы була.
Вакыт бүленешенә анализ ясаганда, укытучы һәм укучылар сөйләменә сарыф ителгән вакыт чагыштырыла. Укытучы сөйләме дәрес вакытының 10%ыннан артыгын алмаска тиеш.

6. Укучыларның активлык дәрәҗәсе билгеләнә. Моның өчен махсус таблица кулланырга мөмкин.

1 ? И Д       2 С Д ? A

Таблицадагы саннар — укучылар, ә хәрефләр — укучыларның активлык дәрәҗәсен билгеләү өчен махсус тамгалар:
? — сорау бирүдә катнаша;
Җ — сорауга җавап бирә;
А — аудирование (тыңлап аңлау) күнегүләрендә катнаша;
Д — диалогта катнаша;
И — имитатив (охшатып кабатлауга нигезләнгән) күнегүләрдә катнаша һ. б.
Таблицага карап, һәр баланың эшчәнлек төрләрендә катнашу дәрәҗәсен ачыклау уңайлы.

7. Укытучының дәрес үткәрү технологиясе түбәндәгеләрдән чыгып бәяләнә:
— Сөйләм материалын үзләштерү цикллылыкка (максатка ирешелгән бөтенлеккә) корылганмы?
— Дәрестә аралашу ничек оештырыла? Табигый аралашу өстенлек итәме, әллә рольле аралашумы?
— Эш оештыру режимы нинди? Фронталь, парлы, төркемнәрдә эшләүнең нисбәте нинди?
— Укучыларның уку эшчәнлеге белән идарә итүдә шәхси якын килү ничек оештырыла? Аның нинди төрләре кулланыла?
— Билге кую, бәяләү рәвеше дөрес сайланганмы? Билге куюда укучыны белем алу белен кызыксындыру искә алынамы?
— Күрсәтмә чаралар уңышлы, максатка ярашлы итеп кулланыламы?
— Укучыларның сөйләм хаталарын төзәтү ысуллары дөрес сайланганмы?
— Укытучы уку эшчәнлеген оештыру турындагы күрсәтмәләрне дөрес бирәме?
— Өй эшенә таләпләр дөрес үтәләме?

Анализ вакытында шулай ук дәреснең психологик-педагогик яктан дөрес оештырылуына да игътибар итәргә кирәк. Нигездә түбәндәгеләр искә алына:
— Укучыларның фикерләү сәләтен үстерү юнәлешендә эш алып барылдымы? Дәрестә иҗади фикерләүгә нигезләнгән күнегүләр башкарылдымы?
— Уку эшчәнлеге хәтернең нинди төренә нигезләп алып барылды? Ихтыяри (произвольное) хәтер белән ихтыярсыз (непроизвольное) хәтернең нисбәте нинди?
— Укуга теләк уятуның һәм мәҗбүр итеп укытуның нисбәте нинди булды?
— Тел өйрәнү барышында укучыларның мөстәкыйльлеге ни дәрәҗәдә булды? Мөстәкыйльлек үстерүнең нинди ысуллары файдаланылды?
— Үзконтроль, үзара контроль ни рәвешле оештырылды?
— Укытучы үз-үзен культуралы тотамы, йөз, гәүдә хәрәкәтләре килешле булдымы?
— Укучылар уку эшчәнлеген оештыра белергә өйрәтелдеме?
— Дәреснең тәрбияви максаты ничек тормышка ашырылды?

Дәрес анализлау, әйткәнебезчә, гаять катлаулы эш. Ачык дәрестән соң, 10—15 минут дәвамында «дәреснең бу өлеше ошады, бу өлеше ошамады» дәрәҗәсендә бәя бирү анализның объектив эчтәлеген югалта.

Югарыда күрсәтелгән схема буенча хезмәттәшләрнең генә түгел, үз дәресләреңне дә анализларга мөмкин. Болай эшләгәндә, укытучының дәрес бирү тәҗрибәсе байый, камилләшә, фәнниләшә. Ә бу үз чиратында укыту процессын оештыруның нәтиҗәлелеген күтәрә.

Дәрес анализлауның максаты — укытучы эшендәге кимчелекле якларны эзләп табу түгел, бәлки дөреслекне ачыклап, аңа эшлекле ярдәм күрсәтү. Һәр мөгаллим аралашуда әдәп нормадларын сакларга бурычлы.

Комментарий өстәү