Берләшмә турында

 

 

ТӨП ТЕМА
Татар теле һәм әдәбиятын укытуда милли-төбәк материалларын һәм халык педагогикасын куллану.

БУРЫЧЛАР
Информацион-аналитик функцияләр:

  • милли мәгариф һәм тәрбия буенча юнәлеш бирү;
  • укыту программаларының үтәлешенә һәм аларның дәүләт стандартларына туры килүенә ирешү;
  • сыйныфтан тыш үткәрелгән чараларның сыйфатын үстерү;
  • методик эшне диагностик нигездә оештыру;
  • укыту планнары һәм программалары нигезендә фәнни укытуга иҗади якын килү;
  • авторлык программалары эшләү һәм Мәгариф һәм Фән министрлыгы , Мәгарифне үстерү институты оештырган конкурсларда катнашу;
  • алдынгы тәҗрибәне республика, җирле матбугат, радио, телевидение аша тарату.

Информацион-методик функцияләр:

  • милли төбәк компонентын кулланып, иҗади якын килеп укыту процессын тагын да камилләштерү;
  • Фән һәм Мәгариф министрлыгы оештырган татар теле һәм чит телләрне концентрлаштырып укыту экспериментында катнашу;
  • укытучыларның фәнни-практик конференцияләрдә, семинарларда, педагогик укуларда, профессиональ мөмкинлекләрен күрсәтә торган конкурсларда катнашуын тәэмин итәргә, ярдәм күрсәтү;
  • укытучыларның белем һәм методик осталыкларын үстерү, квалификацион категорияләрен күтәрү эшенә юнәлеш бирү.

ЭШ ТӨРКЕМНӘРЕ

  • “Эзләнүче” эксперименталь төркеме. Профильле классларда укытучылар, авторлык программасы белән эшләүче укытучылар, яңа педагогик технологияләр белән эшләүче укытучылар, гамәли програмага үзгәреш кертеп, иҗади эшләүче укытучылар.
  • “Остаханә” алдынгы тәҗрибә төркеме. Алдынгы педагогик тәҗрибәне гомумиләштерү, яңа идеяләрне тарату, квалификацион категорияләрен күтәрүче укытучыларга ярдәм итү белән шөгыльләнә.
  • “Яшь укытучы мәктәбе”. Яңа эшли башлаган укытучыларга авырыксыну тудырган өлкәне ачыклау, аларның һөнәри осталыгын үстерүгә юнәлдерелгән эшчәнлекне оештыру максатын күздә тота.

ТӨП ЮНӘЛЕШЛӘР

  • Педагогларның фән өлкәсендә белемнәрен күтәрү.
  • Педагогика, психология буенча белемнәрне күтәрү.
  • Методика буенча белемнәрне күтәрү.
  • Педагогларның һөнәри осталыкларын үстерү.
  • Педагогларның аралашу культурасын үстерү.
  • Педагогик коллективта (командада) эшләргә өйрәтү.
  • Педагогик этика, корпоратив фикер йөртү һәм гамәл кылу кагыйдәсен үзләштерү.
  • Сөйләм теленең фәнни стилен үзләштерү.
  • Фәнни-тикшеренү методикасын үзләштерү, фәнни- методик эш белән шөгыльләндерү.
  • Шәхси педагогик тәҗрибәне гомумиләштерү һәм тарату.
  • Укыту-тәрбия процессында таләп ителгән документлар төзүдә юнәлеш бирү.
  • Яшь белгечләр өчен консультацияләр үткәрү.
  • Укытуга инновацион технологияләрне кертүгә юнәлеш бирү.
  • БРИга әзерлек эшенә юнәлеш бирү.
  • Педагогик мониторинг төзү эшенә юнәлеш бирү.

МЕТОДИК ЭШНЕ ОЕШТЫРУ ФОРМАЛАРЫ

  • ачык дәресләр
  • ачык тәрбия чаралары
  • фәнни-методик семинарлар
  • фәнни-гамәли конференцияләр
  • педагогик укулар
  • педагогларның август киңәшмәсе (секция утырышы)
  • эшлекле уеннар
  • проектлар эшләү
  • фән атналыклары
  • методик киңәшмәләр
  • фәнни-методик проблемаларга лекцияләр
  • педагогик практикумнар
  • мастер-класслар
  • түгәрәк өстәл
  • экспресс-консультация
  • практикум
  • конкурс, бәйгеләр, фестивальләр
  • төрле редакция хезмәткәрләре белән очрашулар
  • язучылар белән очрашу, китап тәкъдир итү кичәләре
  • яшь каләм тибрәтүчеләр форумы
  • алдынгы тәҗрибәне район һәм республика матбугаты аша тарату
  • күргәзмәләр

Комментарий өстәү