“Туган телем – серле тел”

 

1361_871961Татарстан Республикасы Түбән Кама шәһәре И.Х.Садыйков исемендәге “Балалар һәм яшьләр иҗат сарае” үткәргән IV республикакүләм “Туган телем – серле тел” шигырь сөйләүчеләр конкурсының “Туган тел” номинациясендә Мөслим муниципаль районы Әмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Айрат Шамс III дәрәҗә Диплом иясе булды (җитәкчесе: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Резеда Шамсова).

Г.Ибрагимов исемендәге VIII республика фәнни-гамәли конференциясендә

 

1361_87200117 нче март көнне Казан шәһәрендә  Г.Ибрагимов исемендәге VIII республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференциядә 7 секция эшләде. Татар теле, рус теле секцияләрендә Мөслим муниципаль районы Тат.Шуран төп, Күбәк урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8, 11 нче сыйныф укучылары, Руслан Шәмсетдинов, Язгөл Тимеркаева  уңышлы чыгыш ясап, Грамотага лаек булдылар (җитәкчеләре – татар теле, рус теле һәм әдәбияты укытучылары Венера Шаева, Энҗе Фатыйхова). Туган якны өйрәнү секциясендә Михайловка урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Раушан Нигъмәтуллин шаһадәтнамәга ия булды (җитәкчесе – татар теле һәм әдәбияты  Резеда Иксанова).

«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бөтенроссия бәйгесенең йомгаклау этабында

 

138413013 -17 нче мартта «Ел укытучысы — 2017» конкурсы кысаларында Казан шәһәрендә «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бөтенроссия бәйгесенең йомгаклау этабы узды. Әлеге сынауны мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җәлилова Гөлназ Илсур кызы зур уңыш белән үтте: ул дәрәҗәле 2 нче урынны яулады. Республикабызның төрле районнарыннан сайлап алынган иң яхшы — 25, регионнарның иң яхшы 10 мөгаллиме арасында Гөлназ Илсур кызының уңышы — барыбыз өчен дә сөенеч. Котлыйбыз! Без Сезнең белән горурланабыз, Гөлназ Илсуровна!

“Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында милли тәрбия” темасына төбәкара фәнни-гамәли семинары үтте

 

1361_854848Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Федераль дәүләт  белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында милли тәрбия” темасына  үткәрелгән татар теле һәм әдәбияты укытучыларының төбәкара фәнни-гамәли семинарында Мөслим районы татар  теле һәм әдәбияты укытучылары да катнашты. Әмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбеннән Резида Шамсова, Гөлнара Хәкимова, Күбәк урта  гомуми белем бирү мәктәбеннән Дилбәр Гарифуллина, Баек төп гомуми белем бирү мәктәбеннән  Лира Латыйпова, Гөлнара Садриева, Мари Бүләр  төп гомуми белем бирү мәктәбеннән  Зилә Шәйхуллина, Лилия Гыйлфанова   чыгыш ясадылар, ачык дәресләр, мастер-класслар карадылар. Укытучыларыбызның бу темага багышланган фәнни-тикшеренү эшләре, мәкаләләре шушы семинар кысаларында бастырылып чыгарылган “Милли мәгариф — миллләт киләчәге” дигән методик кулланмада дөнья күрде.

Сарман районы Җәлил бистәсендә Р.Кәраминең 75 яшьлек юбилее уңаеннан Кәрами укуларында Мөслим районы укучылары катнаштылар

 

1361_854895Сарман районы Җәлил бистәсендә Р.Кәраминең 75 яшьлек юбилее уңаеннан Кәрами укулары булып узды. Бу чарада Вәрәшбаш төп гомуми белем бирү мәктәбеннән Раил Баһауов 2 нче дәрәҗәдәге диплом, Тат.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Әдилә Нәҗмиева 3 нче дәрәҗәдәге диплом, Түбән Табын төп гомуми белем бирү мәктәбеннән Сөмбел Шакирова сертификат белән бүләкләнделәр.

V республика фәнни-гамәли конференциясендә

 

1361_855220Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте милли кадрлар әзерләү үзәгендә “Без тумыштан Туган телгә гашыйк, Туган җиргә гашыйк күптәннән” исемле Халыкара Туган тел көненә һәм каһарман шагыйрь    Муса  Җәлилнең тууына  111 ел тулуга багашланган V республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференциядә районның  татар теле  һәм әдәбияты укытучылары Гөлшат Якупова (Баланны төп мәктәбе) I Дәрәҗә  диплом, Илсөя Шарипова  (Т.Табын интернат мәктәбе) II Дәрәҗә диплом, Миләүшә Әмирова (Т.Табын төп мәктәбе) Зөлфия Вәлиева (Т.Табын интернат мәктәбе), Рушания Дәүләтова (Тойгелде төп мәктәбе) катнашучы дипломнары белән бүләкләнделәр.

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының районара семинары узды

 

126175820 нче февраль көнне Г.Тукай исемендәге Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында “Критик фикерләү сәләтен үстерү аша әдәбият дәресләрен укытуда нәтиҗәлелеккә ирешү юллары” дигән темага татар теле һәм әдәбияты укытучыларының районара семинары узды. Семинарда база мәктәбенә караган Р.Шуган, О.Чакмак төп гомуми белем бирү мәктәбе һәм Г.Тукай исемендә Мөслим урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Җәлилова Г.И., Даутова Г.М., Ханов Р., һәм ачык дәресләр, мастер-класслар күрсәттеләр. Шулай ук мәктәпнең фольклор ансамбле милли гореф-гадәтләребезне яктырткан балага исем кушу йоласын күрсәтте.

Сарман муниципаль районыннан килгән бер төркем татар теле һәм әдәбияты укытучылары “Түгәрәк өстәл”  артында сөйләшүдә үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, тәкъдимнәрен җиткерделәр.