“Туган телем — серле тел” республикакүләм шигырь сөючеләр конкурсында

 

1353839“Туган телем — серле тел” республикакүләм шигырь сөючеләр конкурсында Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең 8Б сыйныфы укучысы Биккинина Зилә 1 дәрәҗә дипломга лаек булды. (Җитәкчесе — Мәүлиева Г.Ф.)

«Ел укытучысы — 2017» конкурсының зона этабы үтте

 

13373188-9 февральдә Мөслим гимназиясе базасында «Ел укытучысы» Бөтенроссия бәйгесенең зона этабы үткәрелде. Бәйгедә Татарстан Республикасының 6 районыннан (Мөслим, Зәй, Актаныш, Түбән Кама, Сарман, Минзәлә) килгән мөгаллимнәр дәрес һәм мастер-класслар күрсәтте. Районыбыз данын Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җәлилова Г.И., Мөслим лицееның биология укытучысы Митрофанова А.К., Мөслим гимназиясенең инглиз теле укытучысы Кадыйрова Р.Г., Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Әсәдуллина Й.Р. яклады. Нәтиҗәләр 25 февральдә билгеле булачак.

«Ел укытучысы — 2017» һөнәри бәйгесенең муниципаль этабы нәтиҗәләре билгеле

 

1331607“Ел укытучысы – 2017” конкурсының муниципаль турының  нәтиҗәләре билгеле булды. Бәйгенең җиңүчесе булып Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җәлилова Г.И. танылды.  Икенче урынга – Мөслим лицееның биология укытучысы Миторофанова А.К., өченче урынга — Мөслим гимназиясенең инглиз теле укытучысы Кадыйрова Р.Г., дүртенче урынга  Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Әсәдуллина Й.Р. лаек булдылар. Алар Мөслим гимназия базасында 8 — 9 нчы февраль көннәрендә узачак зона этабында районыбыз данын яклаячак.

XIV Республика Ризаэтдин Фәхреддин укуларында

 

27 нче гыйнвар көнне Чаллы шәһәрендә  XIV Республика Ризаэтдин Фәхреддин укулары булып узды. Ул укуларда безнең районнан финалга үткән  4 укытучы: Тойгелде төп гомуми белем бирү мәктәбеннән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Давлетова Раушания Фатиховна, Олы Чакмак төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әюпова Инзилә Шогаеповна, Күбәк урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәҗмиева Гөлнар Фатиховна һәм Түбән Табын  төп гомуми белем бирү мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Әхмәтвәлиева Рәсилә Миңнемөхәммәт кызлары катнаштылар. Алар һәрберсе билгеләнгән секцияләрдә чыгыш ясап җиңүчеләр булдылар һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Дипломнары белән бүләкләнделәр.

 

Педагогик сайтларның муниципаль бәйгесендә

 

1327509Уку елы башында игълан ителгән педагогик сайтлар муниципаль бәйгесендә Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Җәлилова Г.И — «Иң яхшы педагогик сайт төзүче» номинациясендә, Гайнетдинова Г.Ф. «Интернет-представительство» номинациясендә җиңү яуладылар.