Безнекеләр — «Белем җәүһәрләре»ндә

 

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы “Белем.ру” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте һәм Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы белән берлектә туган телгә һәм гореф-гадәтләргә мәхәббәт тәрбияләү, интернет-технологияләр ярдәмендә татар телен һәм мәдәниятын саклау һәм үстерү, прогрессив белемле укытучылар, укучылар һәм гаиләләрне барлау максатында, “Белем җәүһәрләре” дип исемләнгән III Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесен үткәрде. Конкурска барлыгы 49 интернет-проект тәкъдим ителде. Районның татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмә сайты әлеге конкурста II урын алды һәм кыйммәтле бүләккә лаек булды.

Безнең Йолдыз — халыкара олимпиада призёры

 

19-20 нче октябрь көннәрендә Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиада үтте. Башкалабызга әлеге бәйгенең финалына узган мәктәп укучылары, студентлар җыелды. Тулысынча