IV республикакүләм “Фоат Садриев укулары

 

1361_88074428 нче март көнне Мөслим районы мәгариф идарәсе планы һәм нигезләмәсе нигезендә чираттагы IV республикакүләм “Фоат Садриев укулары” узды. Укуларның макстаы: Мөслим төбәге әдипләре, күренекле шәхесләрнең иҗатын өйрәнү һәм пропагандалау иде. Әлеге укуларда “ТАТМЕДИА” ачык акционерлык җәмгыяте филиалы “Мәгариф” журналы һәм Татарстан Республикасы Язучылар Союзы белән берлектә үткәрелде. Бәйрәмдә “Мәгариф” журналының баш мөхәррир урынбасары Ришат Каюмов, бүлек мөхәррире Мидхәт Садыйков, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзалары Фоат Садриев, Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Роза Хәбибуллина, Л.Садриева, Факил Сафин (Чаллы), Әлфия Ситдыйкова (Чаллы), Әсгать Сәләхов (Әлмәт), Миңзифа Әхмәтшина (Әлмәт), Илдус Гыйләҗев (Азнакай), Чаллы дәүләт педагогия университеты профессоры Әнвәр Шәрипов, КФУ Алабуга институты доценты Фәридә Габидуллина һәм башкалар катнашты.

Укуларда республиканың төрле районнарыннан килгән 58 укучы, 22 укытучы, 6 секциягә бүленеп, үзләренең фәнни эшләрен, презентацияләрен тәкъдим иттеләр. Җиңүчеләргә һәм барлык катнашучыларга “Мәгариф” журналы әзерләгән дипломнар, кыйммәтле бүләкләр, сертификатлар тапшырылды.

V республика фәнни-гамәли конференциясендә

 

1361_855220Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте милли кадрлар әзерләү үзәгендә “Без тумыштан Туган телгә гашыйк, Туган җиргә гашыйк күптәннән” исемле Халыкара Туган тел көненә һәм каһарман шагыйрь    Муса  Җәлилнең тууына  111 ел тулуга багашланган V республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференциядә районның  татар теле  һәм әдәбияты укытучылары Гөлшат Якупова (Баланны төп мәктәбе) I Дәрәҗә  диплом, Илсөя Шарипова  (Т.Табын интернат мәктәбе) II Дәрәҗә диплом, Миләүшә Әмирова (Т.Табын төп мәктәбе) Зөлфия Вәлиева (Т.Табын интернат мәктәбе), Рушания Дәүләтова (Тойгелде төп мәктәбе) катнашучы дипломнары белән бүләкләнделәр.

“Яшьләр фәнни эзләнүдә”

 

Шәймәрданова Н.Ә., милли мәгариф буенча методист

2004-2013нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру һәм укучыларда тикшерү, коммуникатив хәбәрдарлык формалаштыру, телебезгә, милли гореф-гадәтләребезгә, рухи байлыгыбызга мәхәббәт, фәнни эзләнүләрдә иҗадилыкка омтылыш тәрбияләү максатыннан, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы 2013нче елның 21нче декабрендә Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе белән берлектә, Яр Чаллы шәһәренең Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернатында “Яшьләр фәнни эзләнүдә” исемле республика фәнни-гамәли укучылар конференциясе үткәрде. Тулысынча

Без яшь, без сәләтле…

 

3642525 нче декабрь көнне Актанышның сәләтле балалар өчен гимназия-интернат базасында  II республикакүләм «Без яшь, без сәләтле…» исемле фәнни-тикшеренү конференциясе булып узды.  Әмәкәй урта мәктәбеннән Насретдинова Азилә (укытучысы — Хәкимова Г.Ш.) әлеге конференциядән «Җиңүче» исемен яулап кайтты. Котлыйбыз!

Республикакүләм иҗади конференция

 

Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның иҗатына багышланган республикакүләм иҗади конференция.

WБеркетелгән файл: нигезләмә

«Равил Фәйзуллин: шәхес, иҗат, заман»

 

«Равил Фәйзуллин: шәхес, иҗат, заман» дип аталган Халыкара фәнни-гамәли конференция нигезләмәсе.

qiuБеркетелгән файл: нигезләмә

Без тарихта эзлебез

 

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы планы нигезендә һәм 2004-2013 нче елларга  Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы”н тормышка ашыру максатында, укучыларның “Без тарихта эзлебез” республика фәнни-эзләнү конференциясе 2013 нче елның 30 гыйнварында Яр Чаллы шәһәренең М.Вахитов исемендәге 2 нче гимназия базасында үтте. Тулысынча