Өй эше балаларга шатлык китерәме?

 

09Шәнгәрәева Зөлфирә Нәсих кызы,
Мөслим гимназиясенең югары категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Бүген мәгариф күптөрле үзгәрешләр кичерә. Укыту өлкәсендә яңадан–яңа технологияләр туып тора, экспериментлар бара. Ләкин дистәләрчә еллар чишелмәгән проблемалар һаман элеккечә кала бирә. Минем фикеремчә, шундыйларның иң үзәккә үткәне – өй эше бирү. Укучы мәктәптә 6 дәрес укый, һәр кергән укытучы аңа өеп-өеп өй эше бирә. Тулысынча

Яңа мәктәп шартларында дәрес структурасы (В.Д.Шадриков методикасы буенча дәрес планнары төзү).

 

13Латыйпова Алсу Гали кызы,
Мөслим лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Заманча дәрес нинди булырга тиеш? Ул бүгенге вакыт өчен актуаль булырга тиеш. Заманча дәреснең нәтиҗәле, гамәли; бала, ата-ана, җәмгыять, дәүләт кызыксынуы белән турыдан-туры бәйләнештә булуы шарт. Мондый дәрестә беренче урында – кабул ителгән дәрес структурасына (өй эшен тикшерү, яңа теманы аңлату, ныгыту, кабатлау, билгеләр кую, өй эше бирү, дәрескә йомгак ясау) формаль иярү түгел, ә балаларның мөстәкыйль эшчәнлеген оештыру. Бу очракта укытучы оештыручы, координатор, консультант ролендә. Дәресне планлаштырганда ике төрле модельгә таянып эш итәргә була. Берсе аның традицион модель, ә икенчесе — үстерешле технология. Үстерешле системада заманча дәрес укытуның традицион моделендәге заманча дәрестән нәрсә белән аерылып тора? (тулысынча укырга…)