“Яңа мәктәп” шартларында укучының иҗади фикерләү сәләтен үстерү (Әдәбият дәресләрендә Алекс Осборнның “ми штурмы” методын куллануның социаль-педагогик моделе)

 

ТимергалиеваТимергалиева Эльмира Васил кызы,
Мөслим гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
чыгышның презентациясе

Минемчә, 10-15 ел педагогик стажы булган һәр укытучы үзенә генә хас булган эш алымнары кулланып, иҗади рәвештә эшли башлый. Педагогик технологияләрнең төрлесен кулланып карый, аларга үзгәрешләр кертә, кечкенә ачышлар ясый. Хаталар да ясый, әлбәттә. Шулар нәтиҗәсендә, аның “үз технологиясе” туа. Нинди генә алымнар, метод, технологияләр куллансак та, без, укытучылар, шәхес тәрбияләү максатын күздә тотарга тиеш. Әгәр укучыларны фән белән кызыксындырып, белемнәрне башка өлкәләрдә дә куллана белергә өйрәтә алсак, болар өстенә эшлеклелек сыйфатлары, үз фикерен кыю яклап әйтә белү, проблемаларны хәл итә белү сәләте дә формалаштыра алсак, без бурычыбыз үтәлгән дип саный алабыз. Тулысынча

Сабыр булыйк

 

19Фәһимә Наил кызы Гыйльманова,
Югары Табын төп гомуми белем бирү мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Татар халкының әхлак кагыйдәләре ислам әхлак кагыйдәләре белән тыгыз бәйләнгән. Ислам әхлагында иң алда торучы һәм иң мөһим саналучы сыйфатларның берсе – гаделлек, аның белән янәшәдә үк – тугрылык. Ислам дине шулай ук сабырлык, тырышлык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, дуслык кебек гүзәл сыйфатларга да өнди. Укучыларда шушы күркәм сыйфатларны тәрбияләү – безнең бурыч. Уңышка ирешүдә, әлбәттә, педагогның әзерлеге хәлиткеч роль уйный. Тулысынча