Китап белән эшләү юллары

 

китап2Һич тә күңелем ачылмаслык эчем пошса,
Үз-үземне күралмыйча рухым төшсә…
Шул вакытта мин кулыма китап алам,
Аның изге сәхифәләрен актарам, —
дип яза күренекле шагыйребез Г.Тукай.
Кайсы гына авторның нинди генә китабы булса да, ул сезне изгелеккә, шәфкатьле булырга, матурлыкны күрә белергә өйрәтә. Тулысынча

Нәкый Исәнбәт

 

залилова2Җәлилова Г.И., Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

qiuБеркетелгән файл: презентация

Н.Исэнбэт

Н.Фәттахның “Ител суы ака торур” әсәре буенча дәрес – викторина

 

50Ф.М.Латыйпова, Октябрь төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Мәктәптә тарихи әсәрләргә багышлап, дәрес-конференция, диспут, дәрес-викториналар үткәрелә. Бу төр дәресләр борынгы тарихыбызны, йолаларыбызны өйрәнүдә мөһим роль уйный һәм алар укучыларның мөстәкыйльлеген, иҗади активлыгын үстерүгә нык ярдәм итә. Әнә шул максаттан чыгып, VIII класс өчен язучы Нурихан Фәттахның “Ител суы ака торур” әсәре буенча дәрес-викторина үткәрәм. Әсәр зур күләмле, шуңа күрә аңа әзерлек 1 ай алдан башлана. Эшләр бүленеп бирелә: бер төркем укучылар бирелгән өзекләргә сценарий язалар. Аларны күрсәтергә әзерләнәләр. Киемнәр әзерлиләр. Икенче төркем  укучылар “Ител суы ака торур”- тарихи  әсәр” дигән бюллетень чыгаралар.

WБеркетелгән файл: дәрес эшкәртмәсе

Г.Камалның «Беренче театр» комедиясен өйрәнү

 

Галиәсгар Камал  (1879 — 1933)

imgB.aspГалиәсгар Галиәкбәр улы Камал 1879 нчы елның 6 нчы гыйнварында Казанда дөньяга килә. Бала вакыты Арча районы Масра авылында бабасы тәрбиясендә үтә. Алты яшькә җиткәч, авыл мәктәбенә укырга бара. Казанда яшәгәндә күңеленә уелып калган бер вакыйга була. Мич алдында уйнап утырган кечкенә Галиәсгарның итәгенә ут каба. Шунда хезмәт итүче дворник Фазыл малайны янып үлүдән коткары кала. Малайның корсак турысы пешә. Әнә шул вакыйга онытылмый торган вакыйга булып кала. Тулысынча

Г.Тукайның «Милли моңнар» шигырен өйрәнү

 

тукайКечкенәдән үк күңелемә урнашкан җырлар сөймәкемнән миндә туган телебезне сөю тугъды. Әгәр миңа җырлар ярдәм итмичә, мин соң… туган телебезне сөймәк кеби бер олугъ нигъмәткә малик була алыр идеммени? (Г.Тукай)

«Тукай турында истәлекләр» китабында (Казан, 1986.) шагыйрьнең гомере буе җыр яратуы, күп җырлавы, дуслары белән дә бергәләп җырлавы турында әйтелә (42, 44, 52, 102, 218, 219 б.).

Күз алдыбызга китерик, укучылар… Казанның «Амур» кунакханәсендә бер бүлмә. Шагыйрь, кызу мичкә аркасын терәп, җылынырга тырыша. Ул шулай сәгатьләр буе җылына. Шунда янында калган дустына сүз куша: «Я башкорт, җырлаек әле»… Шагыйрь «җырлаек»ны башкорт акценты белән әйтергә тырыша. Дустын ул, Уфа ягы, Ашказар буеннан булганга, башкорт булмаса да, шулай дип атый. Мондый очрашуларда алар һаман шул «Әллүки»не җырлыйлар… Тулысынча