Латыйпова Алсу Гали кызы,
Мөслим лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Заманча дәрес нинди булырга тиеш? Ул бүгенге вакыт өчен актуаль булырга тиеш. Заманча дәреснең нәтиҗәле, гамәли; бала, ата-ана, җәмгыять, дәүләт кызыксынуы белән турыдан-туры бәйләнештә булуы шарт. Мондый дәрестә беренче урында – кабул ителгән дәрес структурасына (өй эшен тикшерү, яңа теманы аңлату, ныгыту, кабатлау, билгеләр кую, өй эше бирү, дәрескә йомгак ясау) формаль иярү түгел, ә балаларның мөстәкыйль эшчәнлеген оештыру. Бу очракта укытучы оештыручы, координатор, консультант ролендә. Дәресне планлаштырганда ике төрле модельгә таянып эш итәргә була. Берсе аның традицион модель, ә икенчесе — үстерешле технология. Үстерешле системада заманча дәрес укытуның традицион моделендәге заманча дәрестән нәрсә белән аерылып тора? (тулысынча укырга…)