Н.Фәттахның “Ител суы ака торур” әсәре буенча дәрес – викторина

 

50Ф.М.Латыйпова, Октябрь төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Мәктәптә тарихи әсәрләргә багышлап, дәрес-конференция, диспут, дәрес-викториналар үткәрелә. Бу төр дәресләр борынгы тарихыбызны, йолаларыбызны өйрәнүдә мөһим роль уйный һәм алар укучыларның мөстәкыйльлеген, иҗади активлыгын үстерүгә нык ярдәм итә. Әнә шул максаттан чыгып, VIII класс өчен язучы Нурихан Фәттахның “Ител суы ака торур” әсәре буенча дәрес-викторина үткәрәм. Әсәр зур күләмле, шуңа күрә аңа әзерлек 1 ай алдан башлана. Эшләр бүленеп бирелә: бер төркем укучылар бирелгән өзекләргә сценарий язалар. Аларны күрсәтергә әзерләнәләр. Киемнәр әзерлиләр. Икенче төркем  укучылар “Ител суы ака торур”- тарихи  әсәр” дигән бюллетень чыгаралар.

WБеркетелгән файл: дәрес эшкәртмәсе

Үткән заман хикәя фигыль

 

 50Ф.М.Латыйпова, Октябрь төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат: 1. Үткән заман хикәя фигыль, аның ике төре, ясалышы, зат- сан белән төрләнеше турында белешмә бирү. 2. Аларны танып белү күнекмәләре булдыру, файдалана белергә өйрәтү. 3. Укучыларда белем алуга омтылыш тәрбияләү.

WБеркетелгән файл: 04-03-LF1

Якташ әдипләребез иҗатын өйрәнү

 

Латыйпова Ф.М. Гөнаһ җәзасыз калмый (Ф.Садриевның «Рәхмәт, әтием!» әсәре буенча сыйныфтан тыш уку дәресе).

   Әмирова М.Р. Ләбиб Лерон иҗатына күзәтү.

Хәкимова Г.Ш. Факил Сафинның “Биек тауның башларында” романы буенча класстан тыш уку дәресе.

Латыйпова Г.Х. Факил Сафинның “Гөлҗиһан” әсәрендә кеше язмышы (класстан тыш уку дәресе).

Шамсова Р.Д. Факил Сафиннның “Биек тауның башларында” әсәре буенча класстан тыш уку дәресе.

Шәрәфетдинова Х.Г. Балалар күңелен яулаган укытучы һәм шагыйрь (М.Әхмәтҗановка багышланган әдәби кичә)

Шамсова Р.Д. Укытучы-шагыйрь Мөҗәһит Әхмәтҗанов белән очрашу кичәсе.