“Тәртип FM” радиосында — Гөлфия Мөхәммәтгәрәева тапшырулары

 

4Татар теле — аһәңле, бай яңгырашлы тел. Аны саклыйсы, буыннардан-буыннарга тапшырасы бар. «Тәртип FM» да һәр  дүшәмбе 7.07,  13.40, һәм 19.07 сәгатьләрдә туган телен камил үзләштерергә теләүчеләр өчен «Тел дигән дәрья бар»  тапшыруы эфирга чыга. Тапшыру туган телебезнең үзенчәлекләре, сөйләм культурасы хакында. Сәхифәне районыбызның лаеклы ялдагы татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлфия Вәгыйз кызы Мөхәммәтгәрәева алып бара. Язмаларны радионың рәсми сайтында һәм «Белем.ру» порталының «Аудио» бүлегендә тыңларга мөмкин.