“Яшь филолог” республикакүләм филологик фәнни-гамәли конференциясендә

 

1361_912782Бөгелмә шәһәренең 7 нче гимназиясендә “Яшь филолог” республикакүләм филологик фәнни-гамәли конференция үтте. Конференцияне оештыручылар: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы,  Бөгелмә муниципаль районы мәгариф идарәсе, Бөгелмә шәһәренең 7 нче гимназиясе.  Укучылар 10 секциядә көч сынаштылар. Бу конференциядә Күбәк урта гомуми белем бирү мәктәбеннән 2 укучы катнашты. “Татарстан Рспубликасы язучылары иҗаты” секциясендә 10 нчы сыйныф укучысы Аделина Әхмәдуллина, “Татар тел белеме” секциясендә 7 нче сыйныф укучысы Азилә Нәҗмиева чыгыш ясады. Алар III дәрәҗә Диплом һәм Ярослав Гашек музеена билет белән бүләкләнделәр. Җитәкчеләре — татар теле һәм әдәбияты укытучылары – Д.Р.Гарифуллина, Г.Л.Нәҗмиева.

XIV Республика Ризаэтдин Фәхреддин укуларында

 

27 нче гыйнвар көнне Чаллы шәһәрендә  XIV Республика Ризаэтдин Фәхреддин укулары булып узды. Ул укуларда безнең районнан финалга үткән  4 укытучы: Тойгелде төп гомуми белем бирү мәктәбеннән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Давлетова Раушания Фатиховна, Олы Чакмак төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әюпова Инзилә Шогаеповна, Күбәк урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәҗмиева Гөлнар Фатиховна һәм Түбән Табын  төп гомуми белем бирү мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Әхмәтвәлиева Рәсилә Миңнемөхәммәт кызлары катнаштылар. Алар һәрберсе билгеләнгән секцияләрдә чыгыш ясап җиңүчеләр булдылар һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Дипломнары белән бүләкләнделәр.