Проект эше: “Фоат Садриев иҗаты үрнәгендә 9 нчы сыйныф укучыларын (рус төркеме) тестлаштыруга әзерләү”

 

Сафина Ләйсән Ягъфәр кызы, Мөслим  лицееның I  категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Рус телле балаларны татар теленә өйрәтү Татарстан Республикасында яшәүче төрле милләт кешеләренең үзара дуслыгын һәм аралашып яшәвен ныгыту чарасы булып тора. Белгәнебезчә, рус телле балалар белән эшләүче татар теле укытучыларының төп бурычы- укучыларны татарча аралашырга өйрәтү, татар теленә хөрмәт тәрбияләү, бу телне дәүләт теле буларак әһәмияте зур булуына төшендерү.  Ләкин болардан тыш, төп бурычыбыз булып ,рус телле балаларны дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләү тора. Тулысынча