«Мәгариф» журналы– «Фоат Садриев укулары»ның мәгълүмати партнеры

 

партнер (NXPowerLite)Фоат Садриев укулары быел Мөслимдә дүртенче мәртәбә уздырылды. Район хакимияте башлыгы Рамил Муллин, әлеге республикакүләм чараны ачып җибәреп, Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фоат Садриевның шәхсән үзен, һәм килгән кунакларны кайнар котлады, кызыклы һәм мавыктыргыч итеп уздырыла торган әлеге чарада аларга уңышлар теләде. <…>

Укулар алты секциядә алып барылды. «Фоат Садриев иҗаты: заман һәм шәхес», «Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән» дигән секцияләрдә татар теле һәм әдәбияты укытучылары да көч сынашты, берсеннән-берсе бай эчтәлекле, тирән анализ ясалган, кызыклы тәкъдимнәр белән баетылган чыгышлар тыңланды. <…>

«Мәгариф» журналы «Фоат Садриев укулары»нда иң яхшы дип табылган дәресләргә үз битләрендә урын бирде.

Мидхәт САДЫЙКОВ

чулпан (NXPowerLite)«Мәгариф» журналының 2017 нче елгы апрель санында Мөслим лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ситдыйкова Чулпан Индус кызының «Ф.Садриевның «Соңгы дәрес» хикәясендә мәгънәви бөтенлек» темасы буенча мастер-классы, Вәрәшбаш төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы лайсан (NXPowerLite)Яхина Ләйсәннең Харрас Әюп иҗатына багышланган «Тамчы-шоу» эшкәртмәсе урын алган.

Республикүләм Тукай укуларында

 

1424796Мөслим лицееның 5а сыйныфы укучысы Бикмурзина Аделина (җитәкчесе — Ситдикова Э.Д.) һәм 8а сыйныфыннан Гулиева Кулшэн (җитәкчесе — Ситдикова Ч.И.) Зәй шәһәрендә үткән Республикүләм Тукай укуларында катнашып, II дәрәҗә Дипломга лаек булдылар.

Тукай — публицист. Шагыйрь иҗатының бөтенлеге.

 

14Ситдыйкова Ч.И., Мөслим лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат.. Г.Тукай әсәрләренең уртак якларын гомумиләштерергә өйрәтү. Шигырьләренең, публицистик әсәрләренең уртак эчтәлеген табу. Укучыларны эзләнү-тикшеренү эшенә җәлеп итү. Шагыйрь иҗатына, әдәбиятка, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау. Дәреслек. Г. Тукай портреты,  китаплар күргәзмәсе, укучылар иҗат иткән рәсем-иллюстрацияләр,  Г.Тукай турында электрон дәреслекләр һ.б.

WБеркетелгән файл: дәрес эшкәртмәсе

Х.Туфан, Һ.Такташ — иҗатташ дуслар

 

14Ситдыйкова Ч.И., Мөслим лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат. Хәсән Туфанның тормыш һәм  иҗат юлын өйрәнү, шигырьләренә анализ ясау аша иҗатының үзенчәлекле якларын ачыклау, Һ.Такташ шигырьләре белән уртак һәм аермалы якларын табу. Укучыларны эзләнү-тикшеренү эшенә җәлеп итү, туган телгә, шагыйрь иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһаз. Х. Туфан, Һ. Такташ  портреты, китапларыннан күргәзмә, Туфан турында газета-журнал материаллары, мультимедиа әсбаплар, видеопроектор.

WБеркетелгән файл: дәрес эшкәртмәсе

Текстка лингвистик анализ ясау (татар теленнән электив курс программасы)

 

14Ситдыйкова Чулпан Индус кызы,
Мөслим лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

10-11 нче сыйныф укучылары, узган сыйныфларда алган белемнәренә таянып, тел ярдәмендә төп мәдәни кыйммәтләрне өйрәнәләр. Югары сыйныфларда татар теле курсында укучыларның коммуникатив һәм лингвистик компетенцияләрен үстерү нигезләре салына, аерым проблемаларга карата үз фикерләре формалаша. Тулысынча

А.Яхин методикасына нигезләнгән әдәбият дәресләре

 

Даутова Г.М. Чәчмә әсәргә анализ. Г.Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек” әсәре. (+ презентация)

Сәхбетдинова Г.З. Һади Такташның балачагы. “Мокамай” шигыре.

Ситдыйкова Ч.И. Бердәнберем, газизем — ул минем әнием. (Әниләр көненә багышланган дәрес үрнәге)