V Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы

 

1361_89652913-15 апрель көннәрендә Казанда V Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы үтте. Анда Татарстан районнарыннан, Россиянең 67 төбәгеннән, ерак һәм якын 15 чит илдән 400 ләп делегат катнашты.Безнең районның делегаты булып  форумда “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының Мөслим бүлеге җитәкчесе, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмә җитәкчесе Тимергалиева Эльмира Васыйл кызы  катнашты. Бөтендәнья Татар конгрессы һәм «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы тарафыннан үткәрелә торган форумның девизы — «Хатыннарның бүгенге көнге беренче вазыйфалары — Ана телен саклау» иде. Пленар утырышта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова катнашты. Делегатларга ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламен җиткерде.

ФДББС яктылыгында укучыларның уку-эзләнү һәм проект эшчәнлеген оештыру

 

тимергалиева

Тимергалиева Э.В., Мөслим гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

т-1

ФДББС яктылыгында укучыларның уку-эзләнү һәм проект эшчәнлеген оештыру

 

ТимергалиеваТимергалиева Э.В., Мөслим гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

qiuБеркетелгән файл: презентация

Рус телле балалар өчен татар теле дәресен анализлау

 

ТимергалиеваТимергалиева Э.В., Мөслим гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Дәреснең бөтенлеген саклап, аны анализлый белү укытучыдан тирән белем, күнекмәләр, педагогик культуралылык таләп итә.

Дәрес анализлау берничә төрле булырга мөмкин. Рус телле балаларны татар теленә өйрәтү дәресләрен анализлау башка төр анализлардан эчтәлеге белән аерыла. Тулысынча

Дәресне анализлау структурасы

 

ТимергалиеваТимергалиева Э.В., Мөслим гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

I. Укытучының дәрестә оештыру эшчәнлеге һәм аның шәхси сыйфатлары.
1. Эш планын төзү һәм аның үтәлешен оештыру.
2. Психологик һәм гигиена таләпләрнең үтәлеше. Тулысынча

Дәрескә анализ ясау төрләре

 

ТимергалиеваТимергалиева Э.В., Мөслим гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Горизонталь анализ

Дәрес этапларына анализ:
а) оештыру өлеше ничек үтте?
ә) өй эшен тикшергәндә игътибар ителәсе нәрсәләр, укытучының куйган бәяләренә игътибар: алар объектив булдымы, анализландымы, нинди алымнар белән тикшерелде? Тулысынча

“Яңа мәктәп” шартларында укучының иҗади фикерләү сәләтен үстерү (Әдәбият дәресләрендә Алекс Осборнның “ми штурмы” методын куллануның социаль-педагогик моделе)

 

ТимергалиеваТимергалиева Эльмира Васил кызы,
Мөслим гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
чыгышның презентациясе

Минемчә, 10-15 ел педагогик стажы булган һәр укытучы үзенә генә хас булган эш алымнары кулланып, иҗади рәвештә эшли башлый. Педагогик технологияләрнең төрлесен кулланып карый, аларга үзгәрешләр кертә, кечкенә ачышлар ясый. Хаталар да ясый, әлбәттә. Шулар нәтиҗәсендә, аның “үз технологиясе” туа. Нинди генә алымнар, метод, технологияләр куллансак та, без, укытучылар, шәхес тәрбияләү максатын күздә тотарга тиеш. Әгәр укучыларны фән белән кызыксындырып, белемнәрне башка өлкәләрдә дә куллана белергә өйрәтә алсак, болар өстенә эшлеклелек сыйфатлары, үз фикерен кыю яклап әйтә белү, проблемаларны хәл итә белү сәләте дә формалаштыра алсак, без бурычыбыз үтәлгән дип саный алабыз. Тулысынча